Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Радис Мәүләвиевны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

28 сентября 2018, 10:10

724

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле кешебез Радис Таҗетдин улы Мәүләвиев 1 октябрьдә гомер бәйрәмен – 50 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә. Без аны чын күңелебездән матур бәйрәме белән котлыйбыз. 
Газизебез безнең! Син без балаларың өчен җан атып яшисең. Әниебез белән иңгә-иң куеп, аңлашып гомер итүегез, безгә биргән наз һәм тәрбиягез өчен мең рәхмәт сезгә. Шундый кешелекле, ныклы терәгебез, һәрвакыт ярдәмгә килүче әтиебез булу белән без бик горурланабыз. Өстәвенә, син ифрат сабыр, түземле. Безне һәрдаим аталарча кайгыртуың алдында баш иябез, сокланабыз сиңа. 
Әни белән бергә тормыш корып яшәвегезгә 27 ел узса да, сез һаман да яшь күңелле, шат, күтәренке рухлылар. Киләчәктә дә безгә алтын кулларыңның җылысын тоеп яшәргә, какшамас терәгебез булырга язсын. Әниебез белән озак еллар дәвамында тигезлектә, саулыкта-муллыкта яшәгез. Сиңа шатлыкларга төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете телибез.

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, 
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!

Иң матур теләкләр белән улларың Илсаф, Инзил, кызың Йолдыз, киявең Илшат. Теләкләргә тормыш иптәшең Ирина да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев