Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олег Казанцевны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

03 ноября 2019, 10:15

651

0

0

Олег Казанцевны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Новотроицкое авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Олег Михайлович Казанцевны 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Газизебез безнең! Күңел матурлыгыңны, йөз күркеңне еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган сөйкемле кешебез син безнең. Бар гомереңне балаларга белем бирүгә багышладың. Хезмәт юлың бушка узмаган, бүген авылның олысы-кечесе хөрмәтли, үз итә сине. Авылыбыз мәктәбенең хөрмәтле укытучысы булган әниебез белән кулга-кул тотынып эшләдегез. Җәй көннәрендә комбайн штурвалы артына утырып, иген басуларын айкарга да вакыт таптың. Без балаларыңа да үрнәк тәрбиягезне бирдегез. Бүген оныкларыгыз сезне сагынып кайталар, бабаебыз дип торалар. 
Киләчәктә дә йортыбызның нуры булып, әниебез белән татулыкта, җылы оягызга безне җыеп гомер итсәгез, һәрчак шулай каршы алсагыз иде. Алга таба да бер-берегезгә терәк, оныкларыгызга кадерле бабай-әби булып, тынычлыкта, саулыкта, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 

Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
60 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев