Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әнәс Мәүҗитовны 60 яшьлек юбилее белән «Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы котлый!

10 января 2020, 12:00

583

0

1

«Гигант» ҖЧҖ хезмәт коллективы, шәхсән хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов машина йөртүче булып эшләүче Әнәс Миндар улы Мәүҗитовны 60 яшьлек юбилее белән котлап, иң матур теләкләрне җиткерә.
Хөрмәтле Әнәс Миндарович! Үз эшегезне җиренә җиткереп башкара торган, тырыш, эшкә карусыз, сүз тыңлаучан кеше сез. Шуңадыр хезмәттәшләрегез, авылдашларыгыз арасында да хөрмәтегез зурдан. Гел шундый эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Саулыгыгыз булса, бар да булыр. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. 60 яшь ул – гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да, үз чиратында, бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен. 
Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыш иптәшегез белән тормыштан тәм табып яшәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Алга таба да исәнлек-саулыкка туенып, якыннарыгызны куандырып, йортыгызның нуры булып, иминлектә, кайгы-хәсрәт күрмичә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сезгә.

Юбилеегыз котлы булсын, 
Телибез бәхет кенә. 
Сөендерсен һәрбер көнегез 
Шатлыклар килеп кенә.
Йөрәкләрдәй чыккан назлы сүзләр, 
Күңелләрдә булган саф хисләр. 
Озын гомер, якты, матур тормыш – 
Безнең сезгә әйтер теләкләр.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев