Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәркиз Гыйздәтуллинны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

21 августа 2019, 10:00

587

0

0

Яңа Бүләк авылында яшәүче кадерле кешебез Нәркиз Әхмәтхан улы Гыйздәтуллинны гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Киң күңелле, олы җанлы, иң газиз кешебезне бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерлебез! Бүген син төп нигезнең, туган йортның учагын сүндерми яшисең. Күпләр сокланырлык үрнәк тормыш юлы үтәсең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы булып, туганнарга, якыннарга, дусларга, күршеләргә игелек кылып гомер кичерәсең. Һәрвакыт безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомер буе тормышыбыз җитеш, дөньябыз түгәрәк булсын дип яшисең. Изге күңелең өчен бик рәхмәтлебез сиңа. 
Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, яшәү дәртең сүнмичә, һаман безгә терәк булып, җан тынычлыгы белән, тигезлектә озак еллар бергә гомер кичерергә язсын. Һәр изгелегең үзеңә яхшылык булып кайтсын. 
Әти, безнең өчен бик тә якын, бик тә кирәкле син. Әни белән бергә пар канатлар булып, йортыбызның маягы, киңәшчебез булып, тормышыбызны ямьләп озак яшәсәң иде. Юбилеең мөбарәк булсын, кадерлебез!

Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын, 
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без юллыйбыз туган көнеңдә. 

Сине яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Гөлүзә, әниебез Гөлшат, улларың Илназ, Риназ. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев