Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәгыйм Салиховны 60 яшьлек юбилее белән барлык туганнары котлый!

06 сентября 2019, 11:10

532

0

0

Нәгыйм Салиховны 60 яшьлек юбилее белән барлык туганнары котлый!

Күзкәй авылында туып-үскән, гомере буе туган җиренә тугры калган, бүген «Ярыш» хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче Нәгыйм Нәҗип улы Салиховның күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Табигатьне сихри төсләргә бизәп, табыннарга муллык өләшүче алтын көзнең бер көнендә Нәҗип һәм Миңнур гаиләсендә дөньяга килә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтен Германиядә үтә. Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисадчылар әзерләү факультетына укырга керә. Староста буларак, җәмәгать эшләрендә, спорт ярышларында актив катнаша. 
Институтны тәмамлагач, энергиясе ташып торган яшь егет чит төбәкләргә китеп бармый, җаны тарткан туган нигезенә кайта. Гаилә кора. Җиң сызганып «Ярыш» хуҗалыгында икътисадчы булып эшли башлый. Өстәмә рәвештә юрист белгечлеге ала. Кызу урак өсләрендә, механизаторлар җитмәгәндә, бу тынгысыз зат комбайн штурвалы артына да утыра. Бер таңнан икенчесенә кадәр басуда ашлык суктыра. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – механизаторлар арасында һәрдаим алдынгы урыннарны яулый. 
Шулай сизелми генә унике ел үтә. Тәҗрибә туплап өлгергән, сабыр холыклы, тәвәккәл Нәгыймнең теләсә нинди эшкә сәләтле икәнен күреп, җитәкчелек аңа баш бухгалтер эшен ышанып тапшыра. Озак еллар хезмәт куя ул әлеге вазифада. 
Замана җилләре Нәгыймнең дә тормышында үзгәрешләр ясарга этәрә. Югалып калмый ул – шактый еллар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 
Бүген аның өстендә техниканың төзеклеге, үз вакытында ремонтланган булуы, өзеклексез эшләве, запас частьлар белән тәэмин итү, механизаторлар белән уртак фикердә булу һәм башка санап бетергесез бурычлар. Эшен булсын дип, җиренә җиткереп башкара. Кирәк икән, теләсә кайсы техниканы төзәтә, үзе руль артына утыра. Шәхси вакыты белән беркайчан исәпләшми. «Бәхетлеләр сәгать санамый», – дип шаяртырга ярата ул.
Туганым гаиләсендә дә ышанычлы терәк, хөрмәтле әти, яраткан бабай. Пар канатың Гөлфирә белән өч балагызга тәрбия, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Эш сөючән, итагатьле балаларыгыз һәрвакыт кайтып ярдәм итәләр, биш оныгыгыз әби-бабай дип өзелеп торалар. Бик тә туган җанлы син, апаем, бер дә ярдәмеңнән ташламыйсың, үтемле киңәшләреңне дә бирәсең. Салкыннарда җылытучы нурлы кояшыбыз, давыллардан саклаучыбыз, ныклы таянычыбыз да син. Барлык кылган игелекле гамәлләрең өчен олы рәхмәтебезне әйтәбез. 
Гомер юллары урау. Язмышның тез астына китереп суккан, бөтереп кыяга бәргән чаклары да булды. Әмма сынауларны Гөлфирә белән бер-берегезне ярты сүздән аңлап, сабыр гына үттегез. Газиз әнкәебез белән озак еллар бергә тату яшәдегез. Аны һәм фани дөньядан китүче башка туганнарыбызны йоласына туры китереп, хәер-фатихаларын алып соңгы юлга озаттыгыз. Кунакчыл йортыгызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын, якты йөз белән каршылап, ихтирам күрсәтеп озатып каласыз. Гөлфирәбезгә килен дип әйтергә дә җөрьәт итмибез. Ул барыбыз өчен дә бик якын. 
Максатчан булуың, хәрбиләрчә төгәллегең, алга омтылучан холкың, үз дигәнеңә ирешүең белән яшьтән үк аерылып тора идең, энем. Зирәк акылың, тирән фикер йөртүең катлаулы хәлләрдән дә җиңел генә чыгарга ярдәм итә. Шуңа да син хезмәттәшләрең арасында абруйлы, авыл халкы алдында ихтирам-хөрмәтле. 
Кадерле энебез! Туган көнең мөбарәк булсын. Пар канатың Гөлфирә белән киләчәктә дә тормыштан тәм табып, саулык-сәгадәттә, балалар, оныклар назына төренеп, бәхеткә күмелеп яшәгез. Туганлык хисләрен саклап, аралашып, хәерле озын гомер кичерергә насыйп булсын. 

Сокланмаган кеше юктыр сиңа,
Син бит безгә яшәү өлгесе.
Яшә, энем, шатлык-куанычта,
Булып нәселебез көзгесе.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Нәгыймә апаң. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев