Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Наҗия Шәрәфиеваны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

02 ноября 2018, 11:05

864

0

0

Түбән Суыксу авылында яшәүче кадерле әниебез Наҗия Харис кызы Шәрәфиевага 1 ноябрьдә 80 яшь тулды. Без аны әлеге матур бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Әнкәебезнен куллары беркайчан да эшсез тормады. Безне – дүрт баласын үстергәндә күпме йокысыз тоннәре, борчулы көннәре булгандыр. Без аның беркайчан да зарланганын ишетмәдек. Сабыр канатлы ул, изге күңелле, җор сүзле, кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк, hәрвакыт кешегә ярдәмчел, тырыш, уңган, булган ул безнең.
 Әнкәй! Сәламәтлек белән тулы бәхетле көннәр, тән-җан саулыгы, рух ныклыгы телибез сиңа, кадерлебез! Моннан соң да кояшлы иртәләргә, сандугачлы язларга, чәчәкле җәйләргә куанып, балалар хәсрәте күрмичә, хәерле озын гомерләр кичерсәң иде. Ата-баба нигезенең җылысын саклап, гаилә учагын сүндермичә, безне шатландырып яшәсәң иде.

Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек белән, 
Тыныч, озын гомер телибез.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.

Барлык балаларың, кияүләр-киленнәрең, 9 оныгың hәм 2 оныкчыгың исеменнән кызың Нурия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев