Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мулламөхәмәт һәм Наилә Закирҗановларны туганнары котлый!

15 января 2021, 12:05

482

0

0

Югары Байлар авылында яшәүче әтиебез Мулламөхәмәт Закирҗан улы Закирҗановка 90 яшь, әниебез Наилә Идиатулла кызы Закирҗановага 87 яшь тулды. Газизләребезне матур бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләребезне юллыйбыз.

Әрнү-сагыш белмичә, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгәнгә Ходай шундый гомер биргәндер сезгә. Әткәй-әнкәй, сезне олуг бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез. Алдагы көннәрегезне сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән, якыннарыгыз арасында рәхәт итеп яшәсәгез иде. 
Сезнең бергә яшәвегездә дә 70 ел! Әйтүе генә ансат – үзе бер гомер. Тормыш юлыгыз җиңел булмады, күп сынаулар аша узарга туры килде. Дөньяга дүрт бала китергәнсез, бүген балаларыгыз оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз өчен җан атып яшисез. Сезнең олы ярдәмегез белән без дә итагатьле балалар үстердек. 
Әткәй-әнкәй! Без сезне бик яратабыз. Матур итеп каршы алуыгыз, хәер-догалар белән озатуыгыз безне чиксез бәхетле итә. Киләчәк көннәрегез дә мул, бәрәкәтле булсын, пар канатлы булып озак яшәгез. 

Иң изге теләкләр белән улыгыз, кызыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз. Бу теләкләргә барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев