Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөнәвир Габидуллинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

12 сентября 2018, 09:40

906

0

0

Иске Абдул авылында гомер итүче кадерле кешебез Мөнәвир Хәкимулла улы Габидуллинның 80 яшьлек күркәм юбилее. Аны ихлас күңелдән матур бәйрәме белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез! Күңелдәге теләкләрне, рәхмәт хисләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы әтиләр бик сирәктер ул. Кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз юлыбызны табарга өйрәткәнең һәм моны үз үрнәгеңдә күрсәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Әниебез белән бергәләп безне кадерләп үстердегез, яратып-сөеп, аталарча кайгырттың, гаделлеккә өйрәттең. Син олы җанлы кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.
Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, тигезлектә гомер итегез. 

Әтиебез – безнең өчен 
Иң кадерле, изге кеше. 
Бүген аның туган көне,
Юбилее – сиксән яше.
Тыйнак та ул, уңган да ул, 
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә. 
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән. 
Ялгышмамын, син ул, әти, 
Безнең терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
Әти, диеп, сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың белән,
Бергә-бергә гөрләп яшик.

Иң изге теләкләр белән кызың, улың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кодагыйларың, туганнарың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев