Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мирзаян Шәйхаттаровны туган көне белән тормыш иптәше Индира котлый!

22 марта 2019, 10:45

3561

0

3

Мирзаян Шәйхаттаровны туган көне белән тормыш иптәше Индира котлый!

Кадерлебез!

Бүген гаиләбездә якты бәйрәм – яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Мирзаян Мансур улы Шәйхаттаровның туган көне. Аны ихлас күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Син кояшлы язда яшәү даулап дөньяга килгәнсең. Гомер бәйрәмеңдә тәүге умырзаялар уяна, күңелләрдәге хисләр яңара, көннәргә, Җир-анага бәрәкәт иңгәндәй була. Язга тәңгәл килгәнгәдер, синең туган көнеңне без һәрчак сагынып, шатланып көтеп алабыз. Әле кайчан гына кавышып яши башлаган идек, аккан судай күпме гомер узган. Тормыш юлы беркемнеке дә шома гына бармый. Барысын да бергә күрдек, бергә кичердек. Синдәй ирнең янәшәмдә булуы миңа көч бирде, кыен хәлләрдә мин синең ышыгыңа сыендым. Яшәгән саен тормышның тәме, бәһасе арта гына бара. Дөньядагы иң зур байлыгыбыз – безнең мәхәббәт җимешләребез: 3 балабыз, 6 оныгыбыз. Алар җыелышса, күңелләр күтәрелә, чөнки хәзер үзебез дә гаилә корып яши торган балаларыбыздан, оныкларыбыздан күңел җылысы, ихтирам көтәбез. Рәхмәт, әтисе, синең үрнәктә, минем күңел җылысында тормышта үз урыннарын табардай, йомшак күңелле, рәхим-шәфкатьле балалар үстердек. Киләчәктә дә бер-беребезгә, балаларга терәк-таяныч булып яшәргә язсын.

Авыр чаклар булды, сабый бала кебек,
Сиңа чаба идем наз эзләп.
Чишмәс сорау туса, аптырасам,
Сиңа кайта идем юл эзләп.
Син бит минем аумас терәгем,
Салкыннарда җилдән ышыклаучым,
Ерак юлда армас юлдашым.
Янда син булганга мин бәхетле, 
Син бит минем гомер кояшым.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Индира. Минем теләкләргә балалар, оныклар, барлык туганнар кушыла.

Оставляйте реакции

3

1

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев