Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миңнегасим Сөнгатуллинны олы юбилее белән ветеринария берләшмәсе хезмәт коллективы котлый!

03 июля 2020, 13:05

456

0

0

Лаеклы ялдагы хезмәттәшебез, Боерган авылында яшәүче Миңнегасим Минзаһит улы Сөнгатуллинны 70 яшьлек олы юбилее белән ихластан котлыйбыз. 

Хөрмәтле Минзаһит Сөнгатуллович! Сез бар гомерегезне терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлаган кеше. Үзегезне һәрчак җаваплы хезмәткәр, белемле белгеч итеп күрсәттегез. Таләпчән, изге күңелле булуыгыз, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруыгыз белән хезмәттәшләрегез алдында зур ихтирам яуладыгыз. Районда да хөрмәтегез зурдан. Озак еллык намуслы хезмәтегез күпләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнде. Тормыш юлдашыгыз Иркә ханым да өч бала тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына чыгардыгыз. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегезнең кадерлесе, балаларыгызның таянычы булып, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Туачак таңнарыгыз hәрвакыт нурлы, күк йөзегез hәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп гомер кичерегез!

Хөрмәт белән район ветеринария берләшмәсе хезмәт коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев