Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгъфия Вәлиеваны туган көне белән гаиләсе котлый!

07 октября 2020, 10:25

617

0

0

Иске Байлар авылында туып-үскән, хәзер Күзкәй авылында гомер итүче кадерле кешебез Мәгъфия Имаметдин кызы Вәлиеваның гомер бәйрәме – 70 яшь тула. Без аны чын күңелдән туган көне белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 

Газизебез! Синең безгә кылган яхшылыкларыңны санап, рәхмәтебезне әйтеп бетерерлек түгел – һәрчак гаилә, балалар, туганнар дип яшисең. Миһербанлыгың, изге күңелеңнең җылысы барыбызга да җитәрлек. Бала чагың авыр елларга туры килгән, шуңа күрә буыннарың ныгыр-ныгымас чагында ук тормыш тәртәсенә җигелгәнсең. Әйтергә генә ансат, кырык ел гомереңне колхозда сыер савуга багышлагансың. Гаиләбез учагын кабызып җибәргәнгә дә ярты гасыр гомер узган, аның җылысын сүндермичә саклаучы да син. Күркәм сабырлыгың, кыенлыкларны җиңә белүең, ирне ир итеп, балаларыңны күз карасыдай кадерләп үстерә белүең аркасында гаиләбез үрнәк булды. 
 Кадерлебез! Киләчәктә дә сау-сәламәт, барыбызга да терәк булып, һәр туар таңга куанып, арабызда кояштай балкып яшәргә язсын сиңа.

Уртаклашыйк бүген шатлыгыңны
Бәйрәм бүген гомер күгеңдә.
Уңыш, бәхет, саулык көтеп торсын,
Юлдаш булсын барыр юлыңда.

Иң изге теләкләр белән ирең Нәкыйп, балаларың, оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев