Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгъдәния Шәрипованы 85 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

29 января 2021, 10:35

572

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Мәгъдәния Әхмәтзыя кызы Шәрипованы олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 

Газизебез! Бердәнберебез безнең – өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син! Күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үткәнсең. Әтиебез белән бергәләп без балаларыңны, гадел, тәрбияле итеп үстердегез, кеше иттегез. 60 елдан артык кулга-кул тотынып, тигез гомер кичерәсез. Һаман да без балаларыгыз, оныкларыгыз өчен борчылып яшисез, акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итәсез. Барысы өчен дә сезнең алда башыбызны иябез! 
Кадерле әниебез! Без сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. Сиңа бәхетле озын гомер, ак бәхетләр, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, балалар шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Һаман шулай көчле рухлы, ярдәмчел һәм изге күңелле булып кал. Таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз, гомер юлың озын, көннәрең шатлыклы булсын. Безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Раббани, балаларың, киявең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев