Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөганбәр Хуҗинны 60 яшьлеге белән С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы котлый!

05 сентября 2018, 09:30

655

0

0

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Мөганбәр Мансур улы Хуҗинны 60 яшьлек күркәм юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Мөганбәр Мансурович! Сез зарлануны, уфтануны белмәс, тырыш, эшкә карусыз, сүз тыңлаучан кеше. Шуңадыр авылдашлар арасында да абруегыз зурдан. Хезмәтегезне яратып, җиренә җиткереп, төгәл итеп башкарасыз. Гел шулай эчкерсез, киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. Җаныгыз ни тели, шуңа ирешегез. 60 яшь ул – гомерләрнең көзгә авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә әле. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары бар. Алар да үз чиратында, бәхет-шатлык, куанычлары белән килсен.
Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, туганнарыгыз, якыннарыгыз белән бергәләп, тормыштан тәм табып, иминлектә, кайгы-хәсрәт күрмичә гомер итәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! 

Алтын куллы, күркәм холыклы Сез,
Намус белән хезмәт куясыз.
Изге эшләр белән бизи-бизи,
Гомер юлыгызны узасыз.
Бәйрәмегез белән тәбрик итеп,
Саулык-сәламәтлек телибез.
Бәхет, шатлык, күңел тынычлыгы
Алып килсен туган көнегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев