Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мерәс авылыннан Фәридә Әшрәфуллинаны гаиләсе олы юбилее белән котлый!

29 июня 2018, 10:10

706

0

0

Мерәс авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, апам Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрәфуллинаның бүген олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. 
Кадерлебез! Без сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, куанычлы матур көннәр, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, озын гомер телибез.
Тырышлыгың, сабырлыгың, ярдәмчеллегең, тормышны яратуың, туган җанлы булуың белән син безгә үрнәк. Яшьтән үк ятим калып, тормыш авырлыкларын нәзек иңнәреңдә күтәргәнсең, бертуган сеңлеңне дә үз канатыңа алгансың. Синең ихтыяр көчеңә, булганлыгыңа, уңганлыгыңа сокланабыз. Гомереңне изге хезмәткә – балалар тәрбияләүгә багышладың: 39 ел буе балалар бакчасында, аның 24 елын җитәкче вазифасында эшләдең. Син тәрбияләгән балалар бүген рәхмәтләрен әйтәләр.
Гаиләбездә син үрнәк әни, әтиебезгә ышанычлы тормыш юлдашы, оныкларыңа яраткан әби, йортыбызның җылысын саклаучы, балаларны туплап, берләштереп торучы. 
Әниебез! Бәйрәмең котлы мөбарәк, бәхетең һәрчак түгәрәк булсын. Без балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җылыбызны тоеп яшәсәң иде. Барыбызга да таяныч булып, гомереңнең кадерен белеп, әти белән пар канат, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып озын тыныч гомер итегез.

Сине яратып балаларың Эльвира – Илнар, Эльмира – Раушат, Илдар – Гөлнара, 5 оныгың, тормыш иптәшең Айдар. Бу теләкләргә сеңлең Флера һәм аның гаиләсе, кода-кодагыйларың да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев