Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марсель Сабировны 80 яшьлек юбилее белән Иске Гәрдәле авылы халкы котлый!

23 августа 2019, 12:25

707

0

0

Хөрмәтле авылдашыбыз Марсель Җиһангир улы Сабировны 80 яшьлек юбилее белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Хөрмәтле Марсель Җиһангирович! Кешенең гомер юлы агымсулар кебек бертуктаусыз ага да ага. Якты кояш астында үз урыныңны табып, каршылыкларны җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча яшәү өчен зур ихтыяр көче, яшәү дәрте кирәк. Сездә нәкъ менә шундый күркәм сыйфатлар тупланган. Сез олы хезмәт мәктәбе, ныклы чыныгу, зур тормыш упкыннары аша узган сабыр, итагатьле, үз максатыгызга кыю атлаучы кеше. Күп еллар «Гигант» хуҗалыгында эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәрбер эшкә җиң сызганып алынучы, зирәк, акыллы ир-ат итеп күрсәттегез. Авылыбыз өчен дә янып яшисез, бер генә ижтимагый чара да Сезнең катнашудан башка үтми. Авыл проблемаларын хәл итүдә яшьләргә акыллы киңәшче дә Сез. 
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, алдагы көннәрегез өметле, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Тормыш иптәшегез Хәмдениса ханым белән бергә-бергә балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс куанычлар, рух күтәренкелеге, иман байлыгы, җан тынычлыгы белән озын-озак яшәргә насыйп итсен. Гомер бәйрәмегез – күркәм юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын.

Уфтанмагыз гомер уза диеп,
Еллар бер дә бушка узмаган.
Еллар үтә торсын әкрен генә,
Сүрелмәсен генә дәрт-дәрман!

Олы ихтирам һәм хөрмәт белән Иске Гәрдәле авылы халкы. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев