Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марат Зариповны 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

28 июня 2019, 11:20

717

0

0

Яңа поселогында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Марат Булат улы Зариповны гомеренең матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Дөньядагы иң газиз кешебез! Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтеп, баш исәк тә, аз булыр кебек. Сагына-сагына, туган нигезебезгә кайтып кереп, синең ачык йөзеңне күрүгә без кабат иң бәхетле чорыбызга – балачагыбызга кайткандай булабыз. Син безгә карата хәзер дә йомшак күңелле, сабыр, төпле киңәшләреңне бирүче әти, бабай. Синең узган гомер юлың – без балаларың өчен үрнәк. Бай тормыш тәҗрибәң аша безне тормышны аңларга, хезмәт сөяргә өйрәттең. Гомерең җаваплы вазифаларда үтте. Якыннарың, дусларың, туганнарың нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәләр дә, һәрчак ярдәм кулыңны суздың. 
Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә безгә терәк, таяныч бул. Иң зур теләгебез – әниебез белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, җан тынычлыгында яшәгез. 

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Дөньялыкта күр син савабын.
Тоеп яшә калган гомереңдә
Күңел назын һәрбер балаңның.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нурсинә, кызларың Альбина, Эльза, Язилә, кияүләрең Юныс, Ленар, Илшат, оныкларың Адель, Данияр, Илсинә, Аиша.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев