Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марат Шәмсиевны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 июля 2019, 09:40

626

0

0

Түбән Суыксу авылында гомер итүче кадерле кешебез Марат Лифкат улы Шәмсиевны 50 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. 
Кадерлебез! Син табигатьнең иң матур чагында – ямьле җәй көнендә, бар дөнья яшеллеккә күмелеп, тирә-якка аллы-гөлле чәчәкләр хуш исләрен тараткан мәлдә дөньяга килгәнсең. Тормыш юлың мактаулы хезмәт еллары белән үрелгән. Буй җитмәслек максатлар куймыйча, тормыш юлы киңлегендә үз урыныңны табып яши беләсең, һәр алынган эшеңне җиренә җиткереп башкарасың. Күңелең гел изгелектә, игелектә синең. 
Газиз кешебез безнең! Сиңа ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, эшеңдә уңышлар, әни белән тигез гомер итүегезне телибез. Кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Һәр туар таң сиңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, уңышлар алып килсен, теләкләрең тормышка ашсын. Балалар игелеген күреп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп, тапкан бәхетне югалтмыйча, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Әтиле йорт – иң бәхетле нигез,
Шаулап ачыла аның капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны мул,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә – безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле. 

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, тормыш иптәшең Лилия, балаларың Алия-Айзат, Айзат-Алия, оныгың Аделина һәм барлык туганнар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев