Марат Кашаповны 50 яшьлек юбилее белән Шәйхаттаровлар гаиләсе котлый!
Яңа Байлар авылында яшәүче Марат Рафаэль улы Кашаповны күркәм бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Бүген синең гомереңнең иң матур мизгеле, ир-атның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә тормышың бүгенге кебек матур булсын, сәламәт булып, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар белән, мул тормышта яшәргә насыйп булсын. Бүгенгедәй көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле булып кал, балаларың сиңа бәхет-шатлыклар гына китерсен.
50 яшь ул күп тә, аз да түгел,
50 яшь ул – олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.
Авыр булса бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сине хөрмәт итеп, Мирзаян һәм Индера Шәйхаттаровлар һәм балалар. Безнең теләкләргә әбиең һәм бабаң Клара һәм Нәҗип Гомәровлар да кушыла.
Нет комментариев