Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Любовь Абдуллинаны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

31 августа 2018, 11:00

937

0

0

Иректаң авылында яшәүче кадерле кешебез Любовь Алексеевна Абдуллинаның шушы көннәрдә 50 яшьлек күркәм юбилее. Без аны әлеге матур бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Күңел түрендәге иң кайнар, иң изге хисләр, иң матур теләкләр аша сине олы бәйрәмең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Син – өебезнең нуры, күңелебез яктылыгы, тормышыбыз яме. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.
Син – ышанычлы гомер юлдашы, кадерле әни, сөекле әби. Сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, бетмәс егәрлек телибез. Киләчәктә дә бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, җылылыкларын тоеп, тазалыкта-байлыкта озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Киләчәктә дә ышанычлы терәгебез, зирәк киңәшчебез булып яшә, кадерле әниебез. Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын. Әтиебез белән бәхетле, озын гомер кичерегез. 

Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илсир, кызың Альбина, киявең Владимир, улың Салават, киленең Регина һәм оныгың Владимир. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев