Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйсән Шамилованы 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

13 января 2021, 11:05

373

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы мәктәп директоры Ләйсән Хәниф кызы Шамилованы 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Ләйсән Хәнифовна! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Мәктәбебез белән җитәкчелек итү дәверендә коллективта зур абруй казандыгыз, олы ихтирамга ирештегез. Гомерегезне балалар тәрбияләүгә багышлагансыз, хезмәтегезне яратып, вакыт белән исәпләшмичә башкарасыз. Сез – сабыр, күркәм холыклы, ярдәмчел җитәкче.
Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Алдагы көннәрегезне якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын.

Чәчелмәсен җиләк тәлгәшләре,
Йөзгә тулсын еллар бәйләме.
Саулык, бәхет алып килсен,
Сезгә ел да гомер бәйрәме.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев