Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ләйсирә Исмагил кызы Җәләлетдинованы Әниләр көне белән кызы Эльвира Мостафина котлый!

25 ноября 2018, 09:20

618

0

0

Түбән Кама районының Каенлы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче газиз әнием Ләйсирә Исмагил кызы ҖӘЛӘЛЕТДИНОВАНЫ тәбрик итәбез.
Әнкәем! Сиңа нинди генә җылы, матур сүзләр, теләк теләсәм дә аз булыр кебек тоела. Кадерлем, иң мөhиме, сиңа иң зур байлык – саулык саләмәтлек телим, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, бәхетле тыныч тормыш насыйп итсен сиңа Ходай Тәгалә. 
Әнкәй! Синең янәшәңдә генә безгә тыныч, рәхәт, hәрчак бәйрәм. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән, бу синең тырышлык, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгән. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынмаска-сыгылмаска да, кешеләрне hәм тормышны яратырга да син өйрәттең безне, газизебез. Сабыр татар хатын-кызларына гына хас сыйфатларның барысын изге җаныңа җыеп, безнең бәхеткә, иң күркәм әниләрнең берсе булып яшисең. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер синең. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал! 
Син күп еллар мәктәптә эшләдең. Мәдрәсә бетереп, берничә тапкыр Хаҗда да булдың. Менә бүгенге көндә дә син Тәүбә мәчетенең мәхәлләсендә шәкертләргә гарәп телен өйрәнергә, ислам динен нигезләренә төшенергә ярдәм итәсең. Синең чиксез зирәклегең, игътибарлыгың, җылылыгың һәм кайгыртучанлыгың һәркемгә җитәрлек.

Син бит әни, изге фәрештәдәй,
Борчулардан безне саклыйсың. 
Бүлешәсең hәрчак безнең белән 
Күңел түрендәге аклыгың.
Рәхмәт сиңа, йөрәк җылың белән
Кабызганга бәхет кояшын.
Күңел тынычлыгы, ныклы саулык
Булсын hәрчак синең юлдашың.

Иң изге теләкләр белән барча туганнарың исеменнән кызың Эльвира Мостафина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев