Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Лилия Әбделминованы 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

13 мая 2020, 10:10

743

0

0

Боерган авылында туып-үскән, бүген Чаллы шәһәрендә гомер итүче кадерле кызыбыз Лилия Фәрит кызы Әбделминованың (Әхмәтова) олы юбилее – 50 яшь тулган көне. 

Тормышның матур якларын гына күрергә тырышып, һәр мизгелдән ямь табып яши белүче яраткан, кадерле балабыз – кызыбыз Лилия! Сине матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син үзеңнең мәктәптә, институтта укыган елларыңда ук алдынгы, актив булуың белән безне сөендереп килдең. Хезмәтеңдә исә синең кешеләргә ярдәмчел, һәр эштә үтә төгәл, тырыш булуыңа куанабыз. Кешелекле, туган җанлы, кече күңелле булуыңа, уңганлыгыңа сокланабыз.
Гел шулай көчле рухлы, изге күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Бала-оныкларыңның игелеген күреп, Рәдисең белән тигезлектә, кадерле кеше булып яшә. Гомерең борчуларсыз, имин узсын, һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен, туганнарың, дусларың, хезмәттәшләреңнең ихтирамын тоеп яшә, йортыңа бәрәкәт һәм бәхет иңсен. 

Туган көнең белән котлап теләк:
Озын булсын синең гомерең.
Сәламәтлек, тигез тормыш сиңа –
Бер Ходайдан сорар гозеребез!
Сине яратып, әтиең һәм әниең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев