Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлфия Әхәтованы 90 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

08 ноября 2019, 11:50

560

0

1

Иске Дөреш авылында яшәүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Әлфия Зиннәт кызы Әхәтованы чын йөрәктән гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Син безнең өчен иң якын, иң сөекле, изге җанлы, шәфкатьле кеше. Әниебез һәрчак безгә – дүрт баласына үрнәк тә, терәк тә булды. Кечкенәдән эш сөяргә, кешеләргә игелек кенә кылырга, намус белән яшәргә өйрәтте. Хәзер дә, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, һәрберебезнең тормыш-көнкүреше белән кызыксынып тора, кайтуыбызны көтеп ала, якты йөз белән каршылый, изге теләкләр белән озатып кала.
Әниебез! Киләчәктә дә тормыш дәртең сүрелмәсен, саулыгың кимемәсен иде, чөнки син безгә бик тә, бик тә кирәк әле. 

Котлы булсын юбилеең, әни,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур, 
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Безнең күңел һәрчак сиңа
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка 
Беркем юк сөйкемлерәк.

Иң изге теләкләр белән, сине яратып, балаларың, алты оныгың, биш оныкчыгың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев