Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ландыш Галиеваны 35 яшьлек юбилее белән әнисе котлый!

21 июля 2018, 09:10

1328

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче кызым Ландыш Фарсил кызы Галиевага 21 июльдә 35 яшь тула.
И балакаем, әле кайчан гына мин сине ак биләүләргә төреп йөрткән идем. 35 ел гомер үтеп тә киткән. Хәзер син үзең өч бала анасы.
Кызым! Алдагы көннәреңдә Илнур кияү белән пар канат булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыгызга тиешле тәрбия биреп, бер-берегезгә таяныч-терәк булып, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, байлыкта-муллыкта бик озак еллар рәхәт итеп яшәргә язсын сезгә.
Киләчәктә дә бүгенгедәй яшь һәм матур, һәрчак күтәренке күңелле булып кал. Якыннарыңның, туганнарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын. Күркәм юбилеең котлы, мөбарәк булсын!

Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Саф йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Бәхет-шатлык, саулык юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш күгеңдә.

Иң изге теләкләр белән әниең. Минем бу теләкләремә әтиең, энеләрең Марсель белән Фирдәүс, тормыш иптәшең Илнур һәм балалар, Мөнҗия әбиең, Вазих абыең белән Гөлүсә апаң да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев