Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күзкәй авылыннан Ландыш Галиеваны юбилее белән котлыйбыз!

21 июля 2018, 08:05

1092

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче сеңлебез Ландыш Фарсил кызы Галиеваны 35 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас котлыйбыз!
Ландыш! Без сиңа аяз күк йөзе, ландыш чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның игелеген күреп, Илнур белән пар канатлар булып, бергә-бергә гөрләшеп яшәвегезне телибез!
Киләчәгең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булсын. Бар хыялларың тормышка ашсын, йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.

Тормышның иң ямьле чагы,
35 яшь – ул яз әле!
Алда әле – күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Гомереңнең бу мизгеле –
Туктап бер жырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып,
Сөеп-сөелеп яшә.
Туган көнең белән котлап,
Бәхетле бул син, дибез.
Зур уңышлар, куанычлар,
Сәламәтлек телибез!

Иң изге теләкләр белән Малтабар авылыннан Ризатдиновлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев