Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Круглое Поле поселогыннан Тәнзилә Шәрифуллинаны 80 яшьлеге белән гаиләсе котлый!

17 августа 2018, 10:10

779

0

0

Круглое Поле поселогында яшәүче әниебез, әбиебез Тәнзилә Мөбарәкша кызы Шәрифуллина шушы көннәрдә 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны әлеге матур бәйрәме белән чын күңелебездән котлыйбыз.
Газизебез безнең! Сине туган көнең белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте телибез. 
Сиңа 80 яшь тулды. Аллаһка мең шөкер әйтәбез. Әмма безнең өчен син һаман да япь-яшь, дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат.
Гомерең буе фельдшерлык амбулаториясендә санитарка булып эшләдең. Хезмәтең җиңел булмаса да, бер дә зарланмадың. Эшеңнән тәм табып, җан җылыңны биреп хезмәт куйдың. Сабыр, изге күңелле булып яшәдең, безне дә шул сыйфатларга өйрәттең. Пакь күңелле, ак яулыклы, олы җанлы, сабыр, кешелекле, ярдәмчел әниебезнең гаиләбездә дә, авылдашлар арасында да абруе зур. Алтын киңәшләреңне тотып, синең хәер-фатихада яшибез. Киләчәктә дә җан тынычлыгы белән, 
сау-сәламәт булып, исән-сау яшә, дөньядагы иң газиз кешебез. Синең нурлы йөзең күңелләрне эретеп, яшәү дәрте биреп торсын.
Безгә күрсәткән игелекләрең өчен рәхмәт сиңа. Алдагы көннәрдә дә безгә терәк булып, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, озын-озак яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
Бисмилла дип, син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.

Иң изге теләкләр белән улың Рәшит, кызың Хәдичә, киявең Хәмзә, оныгың Хәйдәр, аның хатыны – киленең Айгөл, оныкчыгың Айдар. Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев