Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

05 сентября 2022, 12:33

362

0

0


Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иске Дөреш урта мәктәбе хезмәт коллективы, мәктәп директора Навбахор Расуловна һәм барлык ветеран укытучылар исеменнән   1969-2009 елларда 40 ел Иске Дөреш урта белем бирү мәктәбендә физкультура һәм ОБЖ дәресләре укыткан Мөхәмәтов Илгизәр Әухат улын 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Илгизәр Әүхәтович! Сез гомерегез буе сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, ихлас күңелегезне биреп, намуслы хезмәт куйдыгыз. Гомерегезне балаларга төпле белем, әхлакый тәрбия бирүгә багышладыгыз. Озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. Без Сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, төгәл, тырыш, намуслы зат итеп беләбез. Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез - авылыбызның фельдшеры Рәмзия апа  белән бергә-бергә, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетенә төренеп яшәгез. Гомерегез озын, тыныч, кайгы-хәсрәтсез булсын. Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен.  
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!


 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев