Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хуҗи авылыннан Хәния Ильяс кызы Сәйфиеваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

27 мая 2018, 08:20

1158

0

0

Хуҗи авылыннан Хәния Ильяс кызы Сәйфиеваны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Хуҗи авылында яшәүче кадерледән-кадерле кешебез, әниебез Хәния Ильяс кызы Сәйфиеваның 27 майда гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее. Без аны шушы истәлекле көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз, иң якты һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз!
Газизләрдән-газиз әниебез! Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Безгә кылган изгелекләрең күңелләребезне җылыта, киләчәк көннәргә ышаныч уята. Кояштай йөзең – нурлы, соклангыч. Тормышта булган мәшәкатьләрдән, борчу-әрнүләрдән һәрчак өстен чыгуың иң уңай сыйфатларның берседер. Синең янәшәңдә безгә җылы, рәхәт. Киләчәктә дә горурлыгыбыз, терәгебез булып яшә. Юлларың һәрчак уң, гомерең озын, күңелең күтәренке булсын. Без сине бик тә яратабыз!

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә.
Киңәшчебез, терәгебез булып, 
Яшә, әни, яшә йөзгәчә!
Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчкәләргә кояш ничек кирәк – 
Син дә безгә шулай кирәк бит!

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, улың Илдус, киленең Рәсимә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев