Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәниф Солтановны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

08 ноября 2019, 10:10

504

0

0

Байбүләк авылында гомер итүче газиз кешебез – кадерле тормыш иптәшем, сөекле әтиебез Хәниф Шәйхинислам улы Солтановны 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Кадерлебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Йортыбызда да ышанычлы терәк-таяныч, чын хуҗа син. Хәзер дә, инде үзебез әти-әниләр булсак та, синең акыллы киңәшләреңә, зирәк сүзләреңә таянабыз. Безне һәрчак ачык йөз белән каршы аласың, изге теләкләреңне әйтеп озатасың.
Әтиебез, киләчәктә дә безнең кадерлебез булып озак яшә, авырма. Әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер итәргә насыйп булсын үзегезгә. 

Күпме генә бәхет теләсәк тә, 
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп.

Сине яратып һәм ихтирам итеп, тормыш иптәшең Рәмзия, улларың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыгың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев