Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әхнәф Фәсхиевны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 июня 2020, 12:30

469

0

0

Куады авылында яшәүче кадерле кешебез Әхнәф Зөфәр улы Фәсхиевны 70 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз, ихлас теләкләрне юллыйбыз. 

Кадерлебез, син олы җанлы, сабыр холыклы, гаиләм, балаларым дип өзелеп торучы кеше. Әниебез белән дүрт балагызны кадерләп үстердегез, олы тормыш юлына озаттыгыз. Яратып, назлап үстергәнең, аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа, әтиебез. Таянычыбыз, яшәү өлгебез, җылы кояшыбыз син безнең. Балаларның яраткан бабасы да син – оныкларыңның һәрберсе өчен җан атып торасың. Өебез ямьле, табыннарыбыз ризыклы булсын дип тырышасың.
Гомер буе туган җиреңдә намуслы хезмәт куйдың, хуҗалыкның алдынгы механизаторы булдың. Бүген дә кулыңнан килгәнчә хуҗалыкка булышасың, хезмәттәшләреңә, яшьләргә төпле киңәшләреңне бирәсең. Авылда да, хезмәттәшләрең арасында абруең югары. 
Әтиебез, киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезгә терәк булып, җан тынычлыгы белән озын-озак гомер итегез, сау-сәламәт булып, без балаларыгызның игелеген күреп, бәхетле яшәгез. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Вәсилә, кызларың Фәйрүзә-Фидәрис, Фәнүзә-Зөфәр, Алсу-Алмаз, улың Айдар, оныкларың Рамис, Сәмир, Назлия, Язилә, Нариман, Динара, Данил. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев