Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәмдия Гыйләҗеваны 55 яшьлек юбилее белән дуслары котлый!

05 декабря 2018, 10:45

1066

0

0

Мусабай Завод авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче Хәмдия Фәйзелхак кызы Гыйләҗева бүген 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Дустыбызны матур бәйрәме белән чын йөрәгебездән тәбриклибез.
Кадерлебез! Барыбызны да шатландырып, ел да туган көннәр тезелеп килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Гомереңнең алтын мизгеле – 55 яшең тулган көн. Гомерең буе ару-талуны белми эшләдең, халыкка сәүдә хезмәте күрсәттең. Авыл халкы сине мөлаемлыгың, ягымлылыгың, ачык йөзең, ярдәмчеллегең, һәр сатып алучы белән дустанә мөгамәләдә булуың өчен ярата, хөрмәт итә. Бүген дә тырышып эшләп, тормышны яратып яшисең. Тыныч холкың, сабыр, эшсөяр, тәвәккәл булуың белән барыбызга да үрнәк син.
Гаиләңдә дә син уңган хуҗабикә, яраткан хатын, кадерле әни, сөекле әби. Аллага шөкер, тормышыбыз бөтен, өегез ямьле, ышык. Ирең Рамил белән бер кыз үстереп, бүген өч оныгыгыз өчен сөенеп яшисез, алар хакына дип тырышасыз. Бүгенге бәхетле көннәр әле озак дәвам итсен. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек бирсен, тормыш иптәшең белән гомер юлыннан янәшә атлар юлларыгыз озын, якты, тормышыгыз мул, бәрәкәтле булсын. Бер-берегезгә терәк, ышанычлы таяныч булып, куаныч-шатлыкларга уралып яшәргә язсын, һәр туар көн иминлеге белән килсен.

Бәхеткәең охшаш булсын иде
Яңа яуган ап-ак карларга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.

Иң изге теләкләр белән дусларың Фәридә Әгъләҗева, Зөлфия Хөсәенова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев