Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Калмаш авылыннан Азат Адиевны юбилее белән туганнары котлый!

05 сентября 2018, 09:55

795

0

0

Калмаш авылында гомер итүче хөрмәтле кешебез Азат Флүн улы Адиевны 60 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Алга таба да туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын, бүгенгедәй көләч йөзле, шат күңелле булып, бәрәкәттә һәм муллыкта озын-озак гомер ит. Тормышның һәр мизгеленнән, һәр көненнән тәм табып яшәргә насыйп булсын.

Туган көнең – юбилеең белән
Барыбыз да сине котлыйбыз.
Теләкләрнең бары изгеләрен
Чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Бетмәс бәхет сиңа юлдаш булсын,
Күтәренке булсын күңелең.
Шатлык-куанычлар белән генә
Үтсә иде калган гомерең.
Эзләсәң дә табып булмыйдыр ул
Синең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә, бүләк итәр идек
Һавадагы йолдыз-айларны.
Киң күңелең, юмартлыгың өчен
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
Тормышыңда ирешкәннәр 
Бар да килгән хезмәт белән.
Яшә мәңге исәнлектә,
Ихтирам һәм хөрмәт белән.

Иң изге теләкләр белән Шәйбәковлар, Әхмәтшиннар, Шамидановлар гаиләләре (Балтач, Уфа, Бирск шәһәрләреннән).

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев