Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадрия Хазинаны70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

17 января 2020, 11:10

633

0

0

Кадрия Хазинаны70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Калмаш авылында гомер итүче кадерле әниебез, сөекле әбиебез Кадрия Газиз кызы Хазинаны ихлас күңелдән 70 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.
Дөньядагы бар назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерледән-кадерле әниебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син безнең өчен таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, киңәшчебез дә, җылы кояшыбыз да. Кайткан саен җылы ашларың, кайнар бәлешләрең, назлы карашың белән каршы аласың. Оныкларыңа әби тәмен, әби тәрбиясен биргәнең, безне үз канат астында җылытканың өчен мең – мең рәхмәт сиңа. Бар шатлык – борчуларны бүлешеп, иңне – иңгә куеп, күрше – тирә, дус – туганга үрнәк гаилә булып әтиебез белән 44 ел дус-тату яшәдегез. Әтиебез белән бар назыгызны биреп безне – ике кызыгызны үстердегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз,кешелекле булырга, намус белән яшәргә өйрәттегез. Әниебез 35 ел буе Калмаш авылында икътисадчы булып эшләде. Хезмәтен зур җаваплылык белән яратып башкарды.
Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, мөбәрәк булсын. Сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, җан җылыңны сүндермичә без балаларыңа яшәеш чыгынагы булып торуыңны телибез. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, аякларың гел йөгерек булсын. Балаларың, оныкларың игелегенә куанып, ныклы саулык, күңел тынычлыгы белән, иминлектә гомер кичерсәң иде, әниебез!

Рәхмәт әни шәфкатъ тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару– талу белмәс йөрәгеңә,
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Сине яратып кызларың Гөлназ, Гүзәл, кияүләрең Салих, Салават, оныкларың Азалия, Булат, Рузалина, Фирүзә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев