Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Абдулдан Радис Мәүләвиевны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

28 сентября 2018, 12:00

906

0

0

Иске Абдул авылында гомер итүче Радис Таҗетдин улы Мәүләвиевны 50 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Хөрмәтле кодабыз! Зирәк акыллы да син, гаиләңнең терәге дә, яклаучысы да, олы киңәшчесе дә. Тормышың бөтен, мул, йортың кунакчыл. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларың сызлауны, тынгысыз җаның ару-талуны белмәсен. Саулыкка тиенеп яшәргә, тапкан бәхетеңне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларың матур, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын.
Тормыш иптәшең Ирина белән пар канатларыгыз каерылмасын, сагыш-борчулар беркайчан да килмәсен. Якыннарыңа терәк, ышанычлы таяныч булып яшә дә яшә әле. Һәр туар көн иминлек, бәхет алып килсен. Юбилеең котлы, мөбарәк булсын.

Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзеңдә
Өмет чаткылары сүнмәсен.

Сине хөрмәт итеп кода-кодагыең Нәсим һәм Рәфидә. Бу теләкләргә балалар – киявең Илшат һәм кызың Йолдыз да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев