Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Индера Шәйхаттарованы туган көне белән Рәсим Шәйхаттаров котлый!

03 апреля 2020, 11:10

540

0

0

Күзкәй авылында гомер итүче якын кешебез Индера Мөхтәр кызы Шәйхаттарованың иртәгә 60 яшьлек матур юбилее. Без аны әлеге күркәм бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. 
Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың, кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. 
Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Алга таба да шатлыкта, иминлектә, абыебыз Мирзаян белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына куанып, һаман шулай безгә терәк булып, туганнарыгыз, якыннарыгызның җан җылысын тоеп озак яшәргә язсын. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Тормышыбыз матур, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.

Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын, 
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без юллыйбыз туган көнеңдә. 

Сине яратып һәм хөрмәт итеп Рәсим Шәйхаттаров гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев