Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илгиз Сәлимовны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

12 сентября 2018, 09:00

1264

0

0

Яңа Сарайлы авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер итүче Илгиз Исмәгыйль улы Сәлимовның иртәгә 50 яшьлек юбилее. Кадерлебезне шушы күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
 Хөрмәтлебез безнең, иң якын кешебез! Синдәге ихтыяр көченә, сабырлыгыңа, рух күтәренкелегеңә сокланабыз. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел дә, кайгыртучан әти, ышанычлы тормыш иптәше дә син. 
Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк, диләр. Без балаларың ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез безнең өчен һәрьяклап яшәү үрнәге. Йортыбызда ныклы хуҗа, нинди эшкә тотынса, ялт итеп куючы оста куллы ир-ат. Гомере буе «Гигант» хуҗалыгында йөк машинасын йөртүче булып эшләде. Хәзер дә шушы предприятиедә хезмәт куя. Бер сүз белән әйткәндә, туган туфрагына береккән, чын җир кешесе ул. Безне дә хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерде, Яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен олы рәхмәт сиңа, әтиебез. Киләчәктә гаиләбезнең ныклы терәге булып, әниебез белән тигезлектә яшәргә язсын.
Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер бирсен сиңа. Җан тынычлыгы белән, якыннарың янында озак еллар гомер итәргә насыйп булсын.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Гөлия, кызың Алия, киявең Владислав, оныгың Тимур, улың Илфат. Бу теләкләргә әниең дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев