Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илгизә Шәйхуллинаны 50 яшьлек юбилее белән Боерган төп мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

29 ноября 2019, 10:35

830

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Боерган төп мәктәбе хезмәт коллективы мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче, химия, биология укытучысы Илгизә Сәетҗан кызы Шәйхуллинаны 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлый.
Хөрмәтле Илгизә Сәетҗановна! Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Мәктәбебездә озак еллар укытасыз, сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши беләсез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. 
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, якыннарыгызнын күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев