Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илгизә Камилянованы 55 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

01 ноября 2019, 11:10

539

0

0

Боерган авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, кызыбыз Илгизә Вәлиәхмәт кызы Камилянованы 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Газизебез безнең! Бу дөньяда безнең өчен синнән дә күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше юк. Әни диеп дәшүгә, балам диеп җан атасың, безнең киләчәгебез, бәхетебез өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйсың. Синең нурлы йөзеңне күрүгә җанга бетмәс җылы иңә, борчу-мәшәкатьләр онытыла. Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әниебез. Син булганга, тәрәзәләребез нурлы, өстәлләребез сыйлы. Алга таба да изге кулларың белән пешергән ризыклардан авыз итеп, син биргән алтын киңәшләрне тотып яшәсәк иде әле. Әтиебезнең ышанычлы тормыш юлдашы, терәге дә син. Киләчәктә дә бер-берегезгә таяныч булып, бер шатлыкны ике итеп гомер итәргә насыйп булсын. 
Сине матур бәйрәмең белән котлап, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомер телибез. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә. 

Кояштай якты, чәчәктәй матур,
Болындай киң күңелең.
Фәрештәләр саклап йөртсен,
Озын булсын гомерең.

Сине яратып, тормыш иптәшең Зарифҗан, кызларың Илзирә-Рәмзил, Рәилә-Альберт, оныкларың Ралина, Зилия, Хафиз, Хәлил, Салават. Бу теләкләргә әтиең Вәлиәхмәт, әниең Сәмига, әбиебез Маһиҗамал, барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев