Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илгиз Гарфетдиновны 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

30 октября 2019, 10:10

726

0

0

Иске Абдул авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Илгиз Раян улы Гарфетдинов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге якты бәйрәме белән котлап, аңа иң матур теләкләребезне юллыйбыз.
Газизебез безнең! Әле кайчан гына уртак тормыш башланган кебек иде, ул көннәрдән соң күпме еллар узган, күпме сулар аккан, инде ике улыбыз үсеп, тормышта үз сукмакларын салганнар. Бер-беребезне ихтирам итеп, юл куеп, бер-беребезгә кирәк-терәк булып, тормыш кичерәбез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа. Алдагы көннәрдә дә шатлыкларны бергә бүлешеп, булганына шөкер итеп, пар канатлар булып, гаилә учагыбызны сүндермичә, озын-озак гомер итәргә насыйп булса иде. Гомереңнең һәрбер көне шатлык белән тулып торсын. Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, көтелмәгән куанычлар, бәхетле озын гомер, рух ныклыгы, йортыбызга бәрәкәт насыйп итсен. 
Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, безгә, балаларыңа, үрнәк булырлык. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Туган җиреңдә намус белән хезмәт итәсең, кыенлыкларга бирешмисең, хезмәтеңнән тәм табып, җан җылыңны биреп эшлисең. Син бик гадел, сабыр, аз сүзле, төпле фикерле, тырыш. Бу сыйфатларны без балаларыңда да тәрбиялисең. Киләчәктә дә безнең игелегебезне күреп, киңәшчебез булып, кадер-хөрмәттә, янәшәбездә әле озак еллар әни белән бергә озын тигез гомер итсәгез иде.

Гомерне бит еллар билгеләми, 
Яшәү дәрте булсын күңелдә. 
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар 
Юлдаш булсын сиңа гомергә. 

Иң изге теләкләр белән әниең, әбиең, тормыш иптәшең Фәйрүзә, балаларың Илмир-Юлия, Илвир. Бу теләкләргә барлык туганнар кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев