Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлшат Салихованы 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

15 мая 2020, 10:45

767

0

0

Актаныш районы Ахун авылында туып-үскән, бүген Мусабай Завод авылында яшәүче Гөлшат Илдус кызы Салихованы 55 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз.

Хөрмәтле Гөлшат Илдусовна! Сезнең киң күңелегезгә дөнья матурлыгы, тормыш нуры, яшәү гаме сыйган. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хезмәтегезне бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз, китапханәгә килгән һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамлы Сез. Авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. Гаиләгез дә күпләр сокланырлык. Ирегез белән өч кыз тәрбияләп үстердегез, бүген оныкларыгыз өчен сөенәсез. 
Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Уңган-булган хуҗабикә, акыллы тормыш юлдашы, якыннарын өзелеп яратучы әни булып, бәхетле яшәгез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. 

Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык, сәламәтлек белән
Килеп торсын алда көткәне!

Ихтирам белән Фәридә Әгъләҗева, Зөлфия Хөсәенова, Сөмбел Зарипова, Айсылу Зарипова, Галия Вилданова, Әлфиназ Гыймаева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев