Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлүсә Бәйрәмованы 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

21 февраля 2020, 11:15

518

0

0

Яңа Байлар авылында туып-үскән, бүген Күзкәй авылында гомер итүче якын кешебез Гөлүсә Габдулла кызы Бәйрәмованы гомеренең иң матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 
Гөлүсә! Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап чыгып, үзеңнең хезмәт юлыңны колхоз фермасында савымчы булып башлаган идең. Ел арты ел үтә торгач, сиңа да 50 яшь тулды. Күп еллар бер урында хезмәт куясың, эшеңне булсын дип, бар күңелеңне биреп башкарасың. Үз-үзеңне аямыйча, ял итүне дә белмичә эшлисең дә эшлисең.
Бәйрәмең котлы-мөбарәк булсын, Гөлүсә! Үзеңә һәм якыннарыңа бәрәкәтле, хәерле, имин тормыш, җан тынычлыгы, сәламәтлек, уңышлар, ак бәхетләр белән тулы тормышка сөенеп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз, нурлы булсын. 

Бездән теләк – сәламәт бул,
Һәр эшкә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таңың синең.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус-ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын. 

Сине яратып, изге теләкләр белән Фазыл-Гөлсинә, Марсель, Фирдәүс, Ландыш-Илнур, Ләйсән-Айнур, Гөлназ, Данияр. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең Вазыйх, кайнанаң Мөнҗия дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев