Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлназ Вәлиеваны 50 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

27 мая 2020, 10:00

731

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы мәктәптә шәфкать туташы булып эшләүче Гөлназ Дамирҗан кызы Вәлиеваны 50 яшьлек юбилее белән котлый. 

Хөрмәтле Гөлназ Дамирҗановна! Яратып сайлаган, зур җаваплылык таләп иткән һөнәрегезне бар күңелегезне биреп башкарасыз. Озак еллар мәктәбебездә шәфкать туташы булып эшлисез, балаларның һәрберсен кайгыртып, аларны үз балагыздай якын итеп, сәламәтлекләре өчен һәрдаим борчылып яшисез. Кешелекле, сабыр һәм миһербанлы Сез, чын мәгънәсендә олы йөрәкле шәфкать иясе. Тырышлыгыгызны кызганмыйча, вакыт белән исәпләшмичә хезмәт итүегез өчен мең рәхмәт Сезгә. 
Гаиләгездә дә бәхетле әни, кадерле хатын-кыз. Тормыш иптәшегез белән лачындай дүрт ул үстерәсез. Күңел җылыгызны биреп үстергән газизләрегез ышанычыгызны акласын, киләчәктә аларның бәхетен, куанычын гына күрергә язсын. Саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә матур гомер кичерегез. 

Йөзек кашы төсле гүзәл зат Сез,
Һәр көнегез үтә хезмәттә. 
Ирешкәннәр өчен мең сөенеп,
Яшәгез Сез һәрчак хөрмәттә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев