Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлнара Саярованы 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

11 сентября 2020, 09:50

522

0

0

Иске Абдул авылында туып-үскән, бүген Түбән Кама шәһә-рендә яшәүче кадерле кызым, апабыз Гөлнара Зөфәр кызы Саярованы 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. 

Газизебез! Искиткеч кайгыртучан ана, булдыклы хуҗабикә, уңган-булган хатын-кыз син. Эшеңдә хөрмәтле белгеч – гомереңне кеше сәламәтлеген саклауга багышладың, бүгенге пандемия шартларында үз-үзеңне аямыйча госпитальдә хезмәт куясың.
Гомер бәйрәмеңдә сиңа иң изге, иң якты теләкләребезне юллыйбыз. Без сине бик яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланабыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә шатлыгы, эшеңдә зур уңышлар телибез. Без якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерсәң иде. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, аяз булсын, тигезлектә, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын. 

Иң изге теләкләр белән әтиең Зөфәр, энең Илнур, аның кызы Илина, барлык туганнар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев