Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлфирә Сираеваны 60 яшьлек юбилее беллән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров котлый!

24 января 2020, 11:35

505

0

0

Күзкәй авылында туып үскән, бәхетен, яраткан хезмәтен биредә тапкан – гомер юлын хуҗалыкта хисап эшенә багышлаган Гөлфирә Рәиф кызы Сираевага 60 яшь тула. «Ярыш» хуҗалыгы коллективы һәм үземнең исемнән аны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйм, иң изге теләкләребезне юллыйм.
Гомер елгасы тиз ага.Әле кайчан гына бер мәктәптә укып йөргән идек. Кай арада еллар узган, балалар үскән, инде оныклар сөябез. Гөлфирә Рәиф кызы урта мәктәптән соң бухгалтерлар курсында укып, четрекле дә, үтә җаваплы да һөнәргә өйрәнеп кайтты. Колхозда озак еллар хисапчы, баш бухгалтер булып эшләде. Бер эш урыны, хезмәт кенәгәсендә дә бары тик бер язма. Сабыр холыклы, үтә тыйнак, эштә төгәл хезмәттәшебез, хуҗалыкның икътисадый үсешенә үзеннән зур өлеш кертте. Аның бай тәҗрибәсе, эшкә үҗәтлеге хуҗалыкка әле бүген дә кирәк. Һөнәренә тугрылык, эшкә үтә җаваплы каравы, эшен җиренә җиткереп башкаруы – яшьләргә матур өлге.
Гөлфирә! Гомернең җимешле көзенә кергән, хезмәт үренә менгән бу бәхетле мәлдә Сезгә саулык-сәгадәт, рух күтәренкелеге, гаилә шатлыгына уралып, озын гомер итүеңне телибез.

 Изге теләкләр белән, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев