Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйсүн Исрафиловны 55 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

30 апреля 2019, 10:30

787

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче кадерле кешебез Фәйсүн Әсхәт улы Исрафиловны гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. 
Кадерле тормыш иптәшем, улыбыз, әтиебез, бабабыз! Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тин сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Газизебез! Бу дөньяда безнең өчен син иң күркәм, керсез күңелле, гадел, сабыр кеше. Җирдә аклык чәчеп яшәвеңә куанабыз. Синең янәшәбездә булуың җанга бетмәс җылы бирә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра. Син безнең өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйсың. Йокысыз төннәрең, безгә кылган изгелекләрең өчен мең рәхмәт сиңа, әтиебез. Без сине бик тә яратабыз, хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә олы таянычыбыз, якты кояшыбыз, сынмас-сыгылмас, ныклы терәгебез булып кал. 
Кадерлебез! Таңнарның – алсуы, тормышның матуры, нурлысы, шатлыклы, куанычлысы әле алда булсын. Киләчәктә дә әниебез белән бергә-бергә, без балаларыгызның һәм оныкларның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп, сау-сәламәт булып озын гомер итәргә язсын. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Нурия, улларың, киленнәрең, оныкларың. Бу теләкләргә әти-әниең һәм кода-кодагыйларың да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев