Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйрүзә Сөләйманованы 55 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

17 октября 2018, 10:30

667

0

0

Биклән авылында туып-үскән, хәзер дә шунда гомер кичерүче Фәйрүзә Галимҗан кызы Сөләйманованы ихлас күңелдән 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез.
Син тормышны яратып, хезмәттән тәм табып, сөеп-сөелеп, кадерле хатын, бәхетле әни, сөекле әби булып яшисең. Уңган, тырыш хатын-кызның нигезе нык, киләчәге – ышанычлы, гаиләсе тату була. Сез дә тормыш иптәшең белән авылның йөзек кашы, алтын куллы, ярдәмчел, тырыш, уңган парлары. Киләчәктә дә бер-берегезгә терәк-таяныч булып, озын, тигез гомер кичерегез. 
Кешене ярты сүздән аңлау, хәленә керү, гадилек, эчкерсезлек синең даими күңел халәтең. Хезмәттән тәм табып, аны гомерлек юлдаш итеп яшәвең бездә соклану уята. Сиңа киләчәктә дә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомер телибез, аяк-кулларың сызламасын. Саулык – иң зур байлык. Фанилыкта шушы байлык ташламасын үзеңне. 
Кадерлебез безнең! Юбилеең белән котлап, сиңа булган яратуыбыз белән тулы рәхмәт хисләребезне иң изге теләкләребезгә төреп бүләк итәбез. 

Каян көч аласың, яшәр куәт,
Ничек шундый көчле булгансың?
Синдә булган ихтыярга карап,
Мәңге сокланыплар туймассың. 

Иң изге теләкләр белән Миңнебаевлар гаиләсе: Фидаил, Рәмзия, Фәнил, Илнур, Гөлнур, Диләрә һәм Азамат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев