Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйрүзә Хәлимованы 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

03 июля 2019, 10:10

711

0

0

Яңа Бүләк авылында туып-үскән, бүген Теләнче Тамакта яшәүче кадерле апабыз Фәйрүзә Мөҗип кызы Хәлимованы күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. 
Якын туганыбыз, яраткан апабыз! Син безнең өчен җирдәге йолдыз кебек: йөзең һәрчак нурлы, ягымлы, мөлаем. Без туганнарың өчен җаныңны да кызганмыйсың, һәрчак ярдәм кулыңны сузып, әниебез кебек кадерләп, төпле киңәшләреңне биреп яшисең. Сине күреп бер сөйләшсәң, дөньялар яктыра, җаннар канатлана. Мул сыйлы өстәлләреңә, күпереп пешкән камыр ризыкларыңа, хуш исле чәйләреңә сихәтле киңәшләреңне, тәмле сүзләреңне кушып биргәнгәме, йортың тагы да ямьлерәк күренә.
Һәрчак безнең өчен борчылып, хәлләр белешеп торасың, әниебездәй яратып эндәшәсең. Җан җылыңны безгә бүләк итүче апа булу өстенә, тырыш, сабыр, мәрхәмәтле ана да, гаилә учагыңны җылытып торучы кояш кебек син. 
Киләчәктә дә шундый сөйкемле, кече күңелле, җылы куллы, йомшак телле, туган җанлыклы булып кал. Балаларыңның, оныкларыңның уңышларына куанып яшәргә, бәхетле гомер кичерергә язсын сиңа. Гомер йомгакларын бергә сүтик, шатлык-куанычларын уртак итик, апа! Шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен олы рәхмәт сиңа, кадерлебез! 

Дусны алмаштырып була,
Ә туган – кан кардәше.
Дустыбыз да, туганыбыз да син,
Син – җаныбыз сердәше! 

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең һәм аларның тормыш иптәшләре Фәридә-Мансур, Земфира-Закир, Ильмира-Фаил һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев