Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәрит Шәмсемөхәмәтовны, Илшат Шәмсемөхәмәтовны һәм Фәрит Минигәрәевны юбилейлары белән фермер хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Вилданов котлый!

13 января 2021, 10:00

358

0

0

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче механизаторыбыз Фәрит Гаяз улы Шәмсемөхәмәтов, терлекче Илшат Фәйзрахман улы Шәмсемөхәмәтов һәм ясалма орлыкландыру технологы Фәрит Минемулла улы Минигәрәев 10 январьда 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны чын йөрәгемнән күркәм бәйрәмнәре белән котлыйм. 

Алар өчесе дә мәктәпне тәмамлагач хезмәт юлларын шушы хуҗалыкта (элеккеге «Искра» колхозында) башлап җибәрәләр. Бүген дә тырышып, ихлас күңелләрен биреп, намус белән хезмәт куялар. 
Хөрмәтле Фәрит абый, Илшат абый, Фәрит абый! Гомер бәйрәмегез уңаеннан сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Сау-сәламәт булыгыз, муллыкта гомер итегез. Һәр көн сезгә сөенеч кенә китерсен, хыял-теләкләрегез чынга ашсын. Балаларыгызның, оныкларыгызның шәфкатен, ихтирамын тоеп, тынычлыкта яшәгез. Киләчәктә дә хуҗалыкта бергә-бергә аңлашып эшлик әле. 

Талмасын һич очар канатыгыз,
Йөзегездә нурлар сүнмәсен.
Каршылагыз якты өмет белән
Гомерегезнең һәрбер иртәсен.

Ихтирам белән фермер хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Вилданов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев