Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәридә Әгъләҗеваны матур юбилее белән Мусабай Завод мәктәбе коллективы котлый!

09 ноября 2018, 11:05

882

0

0

Мусабай Завод авылы мәктәбе коллективы җирлек башлыгы булып эшләүче Фәридә Әхмәт кызы Әгъләҗеваны гомер бәйрәме – 55 яшьлек матур юбилее белән кайнар котлый, аңа иң ихлас теләкләрне җиткерә.
Хөрмәтле Фәридә Әхмәтовна! Сезнең тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәле, мактаулы. Күп еллар җитәкче булып эшләү дәверендә үзегезнең ифрат төпле, көчле ихтыярлы кеше икәнлегегезне күрсәттегез. Нинди генә катлаулы хәлләрдә дә икеләнеп калмавыгыз Сезнең зирәк акылыгыз, тирән фикер йөртә белүегез турында сөйли.
Җилдән җитез гәүдәгезгә, сабыр, тыныч холкыгызга барыбыз да сокланабыз. Ярдәмчеллегегез, изгелегегез алдында баш иябез, рәхмәт укыйбыз. Игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмчел, кешелекле булуыгыз исемегезне тагын да бизи, тагын да кабатланмас итә. Гел шундый ягымлы, ачык күңелле булып яшәгез. Туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз янәшәсендә язларның илаһи нурын, җәйләрнең – җылылыгын, көзләрнең – юмартлыгын, кышларның аклыгын тоеп гомер итегез. Тигезлек, муллык, саулык, бәрәкәт Сезгә! Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! Кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Саулыкка тиенеп яшәргә, тигез канат белән очарга, бәрәкәттә, муллыкта гомер кичерергә язсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев