Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәнүзә Хуҗинаны 50 яшьлек юбилее белән Иске Абдул мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

21 февраля 2020, 11:30

576

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Иске Абдул мәктәбе хезмәт коллективы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Фәнүзә Мөхәммәтхан кызы Хуҗинаны 50 яшьлек юбилее белән кайнар котлый. 
Хөрмәтле Фәнүзә Мөхәммәтхановна! Матур юбилеегыз уңаеннан изге теләкләребезне кабул итегез. Сез мәктәбебез өчен янып йөрүче, балалар дип өзелеп торучы чын укытучы, коллективта олы ихтирамга лаек кеше. Хезмәт юлыгызны мәктәбебездә башлап, гомерегез буе биредә эшлисез, таләпчән, туры сүзле, эшен җиренә җиткереп башкаручы укытучы Сез. Алга таба да шулай хөрмәтле педагог булып, безнең белән тагын озак еллар хезмәт куярга язсын. 
Бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмәгез, бүгенгедәй чибәр, изге күңелле булып калыгыз. Алдагы гомер юлыгызда тормыш иптәшегез белән бер-берегезгә ныклы терәк булып, балалар бәхетенә куанып, һәр туар таңга сөенеп, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янәшәсендә куанып яшәргә язсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын.

Саулык-бәрәкәт телибез Сезгә,
Кабул булса иде теләгебез.
Теләгебезне Ходай кабул итсә,
Шушы булыр иң зур бүләгебез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев